Тапшыруда “Варисларга васыять” дип исемләнгән сәхифә тәкъдим ителә. Аны без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез.
Сүз нинди васыять турында бара соң? Татарстан радиосы фондында әдипләрнең, фән һәм дин әһелләрнең, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең тавышлары саклана. Аларның бик күбе инде бүген арабызда юк, ләкин әйтеп калдырган фикерләре алтын бәясенә тиң. Бу васиятьләрне хәтердән чыгарып, архив киштәләрендә тузанландырып яткырырга хакыбыз юк – гөнаһ булыр иде. Алар халыкка, туган телебезгә хезмәтләрен дәвам иттеререгә тиешләр. Фәкать шунда гына васиятьләре максатына ирешер дә, әлеге күренекле милләттәшләребезнең якты рухлары шат булыр.
Тапшырубызның бүгенге чыгарылышы танылган драматург, шагыйрь, прозаик һәм галим Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышлана.