Иртәнге чыгарылыш
Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәргә, барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә игътибарны көчәйтергә, яшь буынга өлкәннәр батырлыгы турында күбрәк сөйләргә кирәк. Татарстан халыклары ассамблеясенең киңәйтелгән утырышында Дәүләт Советы Рәисе, Ассамблея җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин шундый йөкләмә бирде.
“Россия – Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумының төп вакыйгасы «Төньяк – Көньяк «Халыкара транспорт коридоры» темасына утырыш булачак. Анда транспорт коридорының инфраструктурасын үстерү, йөк ташулар географиясен киңәйтү, моның өчен хокукый нигезне әзерләү турында фикер алышачаклар.
Татарстанда быел юлларны төзекләндерүгә 79 млрд сумнан артык акча бирелгән. Бу хакта республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт Йортында узган брифингта белдерде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге системалы эш нәтиҗәсендә республикада уңайлы автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 41 мең километрга артканкадәр арткан.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алдагы ун елдагы төзекләндерү программасын бәяләде. Бу еллар эчендә парклар, скверлар һәм яр буйлары сизелерлек үзгәрде, республика халкы, кунаклар өчен уңайлыклар артты.
Бүген Бөгелмәгә берничә сәгатькә «Җиңү паровозы» киләчәк. Паровозда уникаль экспонатлар урнаштырылган. Шуларның берсе — автомобиль-амфибия. Әлеге машина хәрби хәрәкәтләрендә кулланылган. Эшелон составында «Үлемсез полк» пассажир вагоннары да бар.
Быел Казанда беренче тапкыр бистә юлларын төзекләндерү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла башлый. Шәһәрнең 45 бистәсендәге 90 юлны ремонтлау күздә тотыла. Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев шулай дип белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алдагы ун елдагы төзекләндерү программасын бәяләде. Бу еллар эчендә парклар, скверлар һәм яр буйлары сизелерлек үзгәрде, республика халкы, кунаклар өчен уңайлыклар артты.
Быел мөселман кардәшләребез Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтә. Казан мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртә таңнан Коръән уку, вәгазь сөйләү, гает намазын уку белән башлана. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә гает намазын, кояш чыкканнан соң, 30 минут узгач укырга киңәш ителә.
Быел Казанда беренче тапкыр бистә юлларын төзекләндерү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла башлый. Шәһәрнең 45 бистәсендәге 90 юлны ремонтлау күздә тотыла. Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев шулай дип белдерде.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бәйрәм иткәндә, төрле илләрнең җитәкчеләре, Хөкүмәт башлыклары Россия Президенты Владимир Путин янында булачак. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Җиңү музеенда узган «Белем. Беренчеләр» марафонында шулай дип белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Иранның Шаһид-Раджа портындагы шартлауның фаҗигале нәтиҗәләре сәбәпле, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың барлык депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклаштылар. Алар Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.
Быел мөселман кардәшләребезКорбанбәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтә. Казанмәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәтаңнан Коръән уку, вәгазь сөйләү, гает намазын уку белән башлана. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә гаетнамазын,кояшчыкканнансоң, 30минутузгач укыргакиңәшителә.