Иртәнге чыгарылыш
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бәйрәм иткәндә, төрле илләрнең җитәкчеләре, Хөкүмәт башлыклары Россия Президенты Владимир Путин янында булачак. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Җиңү музеенда узган «Белем. Беренчеләр» марафонында шулай дип белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Иранның Шаһид-Раджа портындагы шартлауның фаҗигале нәтиҗәләре сәбәпле, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың барлык депутатлар корпусы исеменнән кайгы уртаклаштылар. Алар Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.
Быел мөселман кардәшләребезКорбанбәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтә. Казанмәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәтаңнан Коръән уку, вәгазь сөйләү, гает намазын уку белән башлана. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә гаетнамазын,кояшчыкканнансоң, 30минутузгач укыргакиңәшителә.
Кичке чыгарылыш
Бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Шул уңайдан республика халкын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Концертта катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген республикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе — Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллинның тууына 75 ел. Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгьзам Гобәйдуллин аның турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты.