Иртәнге чыгарылыш
Казанга һәм Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме бирелде. Бөек Ватан сугышы елларында республиканың барлык шәһәрләре тылда шулай ук фидакарьлек, батырлык күрсәтте. Бу хакта Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салу тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Бәйрәкә авылыннан йөзенче яше белән баручы сугыш ветераны Инком Абдуллинны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Ютазы районының мактаулы гражданы исеме таныклыгын, истәлекле бүләк тапшырды.
Кыргызстан башкаласы Бишкек шәһәрендә Халыкара китап ярминкәсе узды. Бу зур чарада Татарстаннан шагыйрә, прозаик, драматург Илсөяр Иксанова, «Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова катнашты.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Тышкы эшләр министры Бәдр бин Хәмәд Әл Бусади белән очрашты.
Республикабызда язгы чәчү эшләре дәвам итә. 2 майга язгы культуралар игелергә тиешле мәйданның 36%ында чәчү эшләре үткәрелгән.
Татарстанда 2025 елда юл эшләренә 79,2 млрд сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.