Бүген тапшырулар программасына үзгәреш кертергә туры килә. Чөнки, сез инде беләсездер, татар халкының күренекле улы, атаклы музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй арабыздан бакыйлыкка күчте. Ул халкыбызның егерменче гасыр ахыры тарихына хаәзерге заман татар эстрада музыкасы үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, аны яңа профессиональ югарылыкка күтәргән якты шәхес буларак кереп калыр.
Рөстәм Ибраһим улы Татарстан радиосы коллективы һәм аның күп меңләгән тыңлаучылары өчен аеруча кадерле кеше. Чөнки аның иҗат юлының иң мөһим чоры нәкъ менә безнең радио белән бәйләнгән. 1990 елда ул “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә оештырылган эстрада оркестрына сәнагать җитәкчесе булып килде, музыкантлар коллетивын үзе туплады, күп еллар дәвамында әлеге данлыклы оркестрның алыштыргысыз дирижеры булды.
Хәзер, кадерле дуслар, маэстроның якты рухын искә алып, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең оркестры язмаларын тыңлыйк.











