Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Әтнә, Арча, Балтач районнарында булды.
Республикада язгы кыр эшләре дәвам итә.
Татарстанда туристлык объектларын популярлаштыру өчен «Татарстан урыннары» исемле яңа проект барлыкка килгән.
Көндезге чыгарылыш
Татарстанда 2026 елга иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирүдә республиканың 140 меңнән артык кешесе катнашкан. “Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган Россия Дәүләт Советы комиссиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында чәчү кампаниясенең кыр биеклегеннән ничек баруы төшерелгән видеоязма белән уртаклашты. Республикада планлаштырылган мәйданның 40 проценттан артыгында сабан культуралары чәчелгән. Чәчүдә Тәтеш, Спас, Буа һәм Алексеевск районнары алда бара.
9-11 май көннәрендә Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган масштаблы күргәзмә оештырыла. Анда Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре үз техникаларын тәкъдим итәчәк.
Кичке чыгарылышлар
«Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясе барышында Тукай районының Яңа бистәсендә төзекләндерелгән мемориаль комплекста Мәңгелек утны кабызу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстанда Бөек Җиңү көне алдыннан берьюлы ике каһарманга – махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Дамир Гыйлемхановка һәм легендар татар шагыйре-фронтовик Фатыйх Кәримгә һәйкәлләр ачылачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
9-11 май көннәрендә Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган масштаблы күргәзмә оештырыла. Анда Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре үз техникаларын тәкъдим итәчәк.
«Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясе барышында Тукай районының Яңа бистәсе мемориаль комплексында Мәңгелек утны кабызу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты.
Татарстанда Бөек Җиңү көне алдыннан берьюлы ике каһарманга – махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Дамир Гыйлемхановка һәм легендар татар шагыйре-фронтовик Фатыйх Кәримгә һәйкәлләр ачылачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
Казанда «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.Кунакларныһәм фестивальдәкатнашучыларныТатарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.