Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыклары Ассамблеясе вәкилләре белән бергә, Казандагы Максим Горький исемендәге ял паркындагы билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.
Быел Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе офлайн форматта узачак. Катнашучылар колоннасы сәгать уникедә берничә урында формалаша, ә «Үлемсез полк» йөреше Карл Маркс урамында сәгать өчтә башлана. Хәрәкәт маршруты Ирек мәйданыннан Карл Маркс, Лобачевский, Кремль, 1 май урамнарыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Яшел Үзәндә яңа муниципаль бүләк — «Яшел Үзән — хезмәт батырлыгы шәһәре» медале булдырылды. Хәзер районда дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны, 283 тыл хезмәтчәне яши. Дәрәҗәле бүләкне иң беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Левагинга тапшырдылар.
Кичке чыгарылыш.
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт, махсус хәрби операция ветераннары катнашты.
Казанның «Яшьләр» скверында фронтовик шагыйрь Фатыйх Әхмәтвәли улы Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар җитәкчеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Казанның 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашкан Дамир Гыйлемхановның мемориаль бюстын ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.