Иртәнге чыгарылыш
Бүген 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт, махсус хәрби операция ветераннары катнашты.
Казанның «Яшьләр» скверында фронтовик шагыйрь Фатыйх Әхмәтвәли улы Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар җитәкчеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Кичке чыгарылыш.
Бүген илебез иң зур һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсен – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтә. Быел сугыш беткәнгә 80 ел тулды. Юбилей елы буларак, быел 9 май бәйрәмен билгеләп үтүгә бигрәк тә зур игътибар бирелде.
ТР башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы күп урында билгеләп үтелә, әмма төп локация, гадәттәгечә – Меңьеллык мәйданы булды.