Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районында булды һәм язгы кыр эшләренең барышын бәяләде.
Бу атнада «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы узачак.
16-18 май көннәрендә XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы була.
Татарстанда 2026 елга иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектлары өчен тавыш бирү дәвам итә.
Кичке чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин “Россия – Ислам дөньясы” XVI Халыкара икътисадый форумда катнашучыларга котлау юллады. Форум 13-18 май көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Форумда катнашырга 103 ил вәкилләре теләк белдергән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе җитәкчесе Юрий Урванов белән очрашты. Анда Татарстан Хөкүмәте белән чик буе ведомствосы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, «Россия — Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумын уздырганда иминлекне тәэмин итү турында фикер алыштылар.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха Республика Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Рәисе Рөстәм Миңнехангов чакыруы буенча Татарстанга килде. Ул республика Инвестиция үсеш агентлыгында булды. Кунакны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.