Иртәнге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин “Россия – Ислам дөньясы” XVI Халыкара икътисадый форумда катнашучыларга котлау юллады. Форум 13-18 май көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Форумда 103 ил вәкилләре катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Ислам Халыкара оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.
Казанга Бәхрейннән Шәех Ибраһим бен Хәлиф Әл Хәлиф килде. Ул «Россия – Ислам дөньясы» XVI халыкара икътисадый форумында, аерым алганда. «Россия Федерациясенең икътисадый үсешендә партнерлык финанслары потенциалын куллану» дигән темага пленар сессиядә катнашачак.
Көндезге чыгарылыш
Казанда «Россия – Ислам дөньясы” XVI Халыкара икътисадый форумында эшлекле сессия утырышлары башланды. Программада 20 тема буенча 140 утырыш үткәрү каралган. Өченче ел рәттән федераль статуста узучы форумга 103 ил вәкилләре катнаша.
Смоленск өлкәсе вице-губернаторы, Нурлат районы элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинның 58 яшендә йөрәге тибүдән туктады. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең туганарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, телеграмма җибәрделәр.
Атаклы җырчы Таһир Якуповка, исән булса, 79 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, якташлары — Теләче районы, әдәбият-сәнгать оешмалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре мәрхүмнең Казаннның Яңа Татар бистәсендәндәге каберенә зыярат кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горов белән очрашты. Алар 16 нчы “Россия — Ислам дөньясы” форумын уздыру чорында вакытында хокук тәртибен һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
«Казан» агросәнәгать паркы территориясендә Халыкара Хәләл-ярминкәсе ачылды.ТантанадаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, форумның мактаулы кунакларыкатнашты. Сәүдәмәйданчыгындахәләл дөнья стандартларына туры килә торган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика, башка товарлар тәкъдим ителгән.
Атаклы җырчы Таһир Якуповка, исән булса, 79 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, якташлары — Теләче районы, әдәбият-сәнгать оешмалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре мәрхүмнең Казаннның Яңа Татар бистәсендәндәге каберенә зыярат кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.
“Россия – Ислам дөньясы” Халыкара икътисад форумында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь дипломатларының IX форумы башланды. Сөйләшүләрнең төп темасы – Җиңү дипломатиясе. Катнашучыларга видеоэлемтә аша Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Яшь дипломатлар форумын уздыру күркәм традициягә әйләнде. Казан 2022 һәм 2023 елларда Яшь дипломатларның глобаль форумнары башкаласы булды, узган ел Казан БРИКС саммитын кабул итте.