Иртәнге чыгарылыш
Борынгы Болгар шәһәрендә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Альбир Крганов, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башка дин әһелләре булды.
Бүген — Татарстан Республикасы Матбугат көне
Татарстанда балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли
Казанда балалар сәнгать мәктәпләренә яңа уку елына кабул итү башланды
Кичке чыгарылыш.
Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугат көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. УлТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм депутатлар исеменнән журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
Татарстанда җылыту сезоны узган елның сентябрендә башланып, быелның 16 маенда тәмамланды. Республика Министрлар Кабинетының җылыту сезоны йомгакларына багышланган утырышы узды. Аны Премьер-министр Алексей Песошин алып барды.
24 майда Никольское авылында узачак «Каравон» рус халык бәйрәменә быел 15-20 мең тамашачы килер дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов белдерде.