Иртәнге чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов һәм ПСБ банкы рәисе Петр Фрадков «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар.
Татарстан Рәисе Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.
Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына нәтиҗә ясадылар.
Көндезге чыгарылыш.
Казанга Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры урынбасары Чжан Гоцин килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Чжан Гоцин «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышында катнаша.
Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рсепублика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары бүләк Парламентаризм үсешенә керткән зур өлеше, актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» советы рәистәше Игорь Комаров, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәисе Чжан Гоцин уздырды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
Казан Ратушасында 2025 – 2027 елларга Татарстан Республикасы һәм Кытайның Чунцин шәһәре Хөкүмәте арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар Планы имзаланды.
Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рсепублика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Идел-Янцзы» советы рәистәше Игорь Комаров, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары, Советның Кытай өлеше рәисе Чжан Гоцин уздырды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.
Казан Ратушасында 2025 – 2027 елларга Татарстан Республикасы һәм Кытайның Чунцин шәһәре Хөкүмәте арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар Планы имзаланды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районының Олыяз авылында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Әлеге семинар-киңәшмәләрнең төп максаты — катлаулы хәлләрне хәл итүдә яңа алымнар табарга омтылу, дәүләт, иҗтимагый, кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат хәбәр итү.