Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районында эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә республика Рәисе кырлардагы вәзгыять белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш Буа муниципаль районында сәфәрендә булды. Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Буа районында булды, моңарчы ул Кайбыч муниципаль районында эшләрнең торышы белән танышкан иде.
Кыр хезмәтчәннәренең көнне-төнгә ялгап эшләгән чоры. Һава торышы мөмкинлек биргәндә язгы кыр эшләрен төгәлләү бурычы тора.
Казанда җәйге чорда шәһәр читендәге 11 сәламәтләндерү лагеренда 15 меңнән артык укучы ял итәчәк.
2025 елның 6 июнендә Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Казанда корбан чалу мәйданчыклары 17 махсус урында оештырыла.
Кичке чыгарылыш.
Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин Татарстанга килде.МТС-Татарстан сервис үзәгендә Александр Турчинга һәм Рөстәм Миңнехановка Казан Федераль Университеты вәкилләре коммуналь техниканы роботлаштыру өлкәсендәге яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше үсә. 2024 елда ул 750 миллион доллар чамасы тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграмм каналында язган.
Түбән Камадан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Аның гомуми авырлыгы — 22 тонна. Йөк составында мотоцикл, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, дарулар, техника һәм башка кирәкле әйберләр бар. Гуманитар ярдәмне район халкы, эшмәкәрләр, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары җыйган.