Иртәнге чыгарылыш.
Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин Татарстанга килде.МТС-Татарстан сервис үзәгендә Александр Турчинга һәм Рөстәм Миңнехановка Казан Федераль Университеты вәкилләре коммуналь техниканы роботлаштыру өлкәсендәге яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше үсә. 2024 елда ул 750 миллион доллар чамасы тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграмм каналында язган.
Түбән Камадан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Аның гомуми авырлыгы — 22 тонна. Йөк составында мотоцикл, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, дарулар, техника һәм башка кирәкле әйберләр бар. Гуманитар ярдәмне район халкы, эшмәкәрләр, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары җыйган.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел тулды. Әлеге мөһим тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын үзенең Телеграм-каналында котлады.
Беларусь Республикасы — Татарстанның әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Александр Турчин белән очрашуда белдерде. Очрашу Түбән Камада «ТАНЕКО» компаниясе мәйданчыгында узды.
Сарман районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Премьер-министр урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, республика Муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, республиканың көнчыгыш зонасындагы кайбер муниципаль районнар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Кичке чыгарылышлар.
Бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы декретка кул куелуга 105 ел тулды. Әлеге мөһим тарихи вакыйга уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын үзенең Телеграм-каналында котлады.
Беларусь Республикасы — Татарстанның әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Александр Турчин белән очрашуда белдерде. Очрашу Түбән Камада «ТАНЕКО» компаниясе мәйданчыгында узды.
Быел Татарстанда Сабантуе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьер, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» советы рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүдә Россия технология университетында (МИРЭА) булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургка нигез салынуга 322 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Республикабыз кырларында язгы чәчү дәвам итә, хуҗалыклар терлекләр өчен азык әзерләүгә керештеләр.