Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүдә Россия технология университетында (МИРЭА) булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургка нигез салынуга 322 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Республикабыз кырларында язгы чәчү дәвам итә, хуҗалыклар терлекләр өчен азык әзерләүгә керештеләр.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Президенты Владимир Путин чик сакчылары көне уңаеннан видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул илнең чик буе хезмәтенең шәхси составын һәм гражданлык персоналын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, гомерләрен дәүләт чикләрен саклауга багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия технология университетында булды. Ул югары уку йорты эшчәнлеге белән танышты, заманча лабораторияләрне, киберспорт робот техникасы үзәген карады. Университетның конференцияләр залында студентлар белән очрашу узды, анда студентлар Татарстан Рәисенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең 2025 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Кичке чыгарылышлар.
Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару Дамир Илдус улы Фәттаховка йөкләнде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә район Советының чираттан тыш утырышында депутатларга яңа җитәкче кандидатурасын тәкъдим итте.
Бразилиянең Марика шәһәрендә 24 ил вәкилләрен берләштергән БРИКС+илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең генераль Ассамблеясын ачу тантанасы булды. Анда Казан мэры, Ассоциация рәисе Илсур Метшин чыгыш ясады.
Иртәгә, 29 майда кичке сәгать алтыда Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда татар костюмнарын тәкъдим итү кичәсе була. Әлеге костюмнар галим Каюм Насыйри язып калдырган этнографик материалларга нигезләнеп әзерләнгән.
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта нефть, газ, химия тармагындагы кайбер инновация проектлары каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2025 елның I кварталындагы эш йомгаклары һәм киләчәккә үсеш бурычлары буенча киңәшмә уздырды. Анда республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару Дамир Илдус улы Фәттаховка йөкләнде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә район Советының чираттан тыш утырышында депутатларга яңа җитәкче кандидатурасын тәкъдим итте.