Иртәнге чыгарылыш.
Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Россиянең төрле төбәкләреннән күп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрә. Алар — «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр, шулай ук «Герой ана» дигән мактаулы исемгә лаек булучылар.
Аралашу вакытында күп балалы Лукьяновлар гаиләсе Путинга гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сәлам тапшыруны сорый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетиягә эш сәфәре вакытында республика башлыгы Мәхмүт-Али Кәлиматов белән очрашты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ингушетия Башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетиянең иң югары бүләге — «Казанышлар өчен» орденына лаек булды. Бүләкне Ингушетия башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов тапшырды.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү комиссиясе утырышында халыкара төбәкара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.Утырышта видео элемтә аша Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе җитәкчесе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Көндезге чыгарылыш.
Фосфор органик химия өлкәсендә Арбузов премиясе күләмен 1 миллион сумга кадәр арттырачаклар. Бу элеккегә караганда ике тапкырга күбрәк. Әлеге Указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Указ белән Марковников һәм Туполев премияләренә дә үзгәреш кертелде, аларның да күләме 1 миллион сумга күтәрелде.
«Кадрлар» яңа илкүләм проекты ярдәмендә, Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Работа в России» порталында теркәлеп, 300 юнәлеш буенча һөнәри белем алу мөмкинлеге бар. Бу хакта республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн туры эфирында әйтте.
Казанның 2нче лицей-интернатының 11нче сыйныфын тәмамлаган Гыймран Абдуллин «Татарстан Республикасының Ел укучысы» дип танылды. Бүләкне аңа Республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәп укучыларының республика олимпиадасында җиңүчеләрне, педагогларны һәм остазларны бүләкләү тантанасында тапшырды.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты. Алар төбәкнең Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт белән үзара хезмәттәшлеге, медицина учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, ташламалы категориядәге гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү турында фикер алышты.
Казанда алкалы хоккей буенча “Дуслык Кубогы” IV Бөтенроссия турниры башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярышта катнашучыларны, оештыручыларны, кунакларны сәламләде, бу вакыйганың бердәмлекне, диалогны һәм спорт традицияләрен ныгытуда әһәмиятле булуын ассызыклады.
“Сибур” компаниясенә керүче Түбән Кама “Нефтехим» предприятиесе базасында Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы узды. Чарада катнашучылар моношәһәрләрне үстерү, сәнәгать мәйданчыкларына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар, җитештерүнең яңартылган инфраструктурасын бәяләделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты. Алар төбәкнең Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт белән үзара хезмәттәшлеге, медицина учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, ташламалы категориядәге гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү турында фикер алышты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Дарулар әйләнеше өлкәсендә дәүләт көйләве” Бөтенроссия конференциясендә катнашучыларны сәламләде. Пленар утырыш «Казан Экспо» күргәзмәләр Үзәгендә узды. Анда Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге җитәкчесе Алла Самойлова чыгыш ясады.