Иртәнге чыгарылыш.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсендә поезд һәлакәте нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.
Дәүләт торак фонды Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында быел 3274 фатирлы 35 торак йорт төзергә планлаштыра.
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 182 меңгә җитте.
Барлык мөселманнар ислам динендә иң олы бәйрәм саналган Корбан гаетенә әзерләнә. Быел ул 6 июньдә узачак.
Кичке чыгарылыш.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе Кадрлар резервында катнашучылар проектларын якладылар.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда җәйнең төрле вакыйгаларга бай булачагын әйтте.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы махсус хәрби операциядән кайткан ветераннар арасында зур кызыксыну уятты.