Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә берничә объектны карады. Бауман урамындагы җир асты галереясе «Кремль» метро станциясеннән Чернышевский урамы киселешенә кадәрге участокны били. Рөстәм Миңнехановка җир асты галереясын куллану вариантлары күрсәтелде.
Иннополиста7июньгәкадәр «Татарстан-Мордовия» уникаль төбәкара форумы уза, анда ике республикадан яшүсмерләр җыелды. Укучылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов белән очраштылар.Очрашу«Урам» экстрим-паркында узды.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә була. Анда депутатлар Республика Рәисен сайлау датасын билгеләячәк. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия Башлыгы Артем Здунов «Татарстан — Мордовия» төбәкара балалар-яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты. Алар укучылар алдында чыгыш ясадылар, «Ачыктан-ачык сөйләшү» форматында ике республика җитәкчесе укучыларның төрле сорауларына җаваплар бирделәр.
Казанда «Газпром» акционерлык җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча XIII ярышлары уза. Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында ярышларга стартны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бирде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт исеменнән ярышларда катнашучыларны сәламләде.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе Татарстанда 200 меңнән артык баланы һәм яшьләрне колачлый. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде. Сәламәтләндерү лагерьлары республика территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә — Кырым һәм Краснодар краенда да оештырылган.
Кичке чыгарылышлар

Ташкентта химия фәненнән Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Анда дүрт укучыдан торган Россия командасы өч алтын, бер көмеш медаль яулады. Шуларның икесе – Татарстан вәкилләре: Казанның 131 лиценнан Сәет Нургаянов белән 9 урта мәктәбеннән Азамат Шәрәфиев алтын медальгә лаек булды.
Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Быелның дүрт аенда Татарстаннан экспортка 4 миллион 900 мең доллар бәясе булган сөт продукциясе озатылган. Бу хакта Казанда II илкүләм сөт конгрессында Татарстан выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтте.