Бүген мөселман дөньясы үзенең иң изге, иң көтеп алынган һәм иң олуг бәйрәмнәренең берсе – Корбан Гаетен каршылый. Аллаһы Тәгалә шушы мөбарәк көннәрдә барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыбызны кабул кылсын. Барыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез һәм бәйрәм белән котлап, музыкаль сәхифә тыңларга чакырабыз. Без аны халкыбызның рухи мирасы үрнәкләре – мөнәҗәтләрдән төзедек.











