Иртәнге чыгарылыш
Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы яңартылган тарихи мәчетендә Корбан гаете вәгазе башланды. Мәчкәрәнең беренче Җәмигъ мәчетендә 2022 елның мартында төзекләндерү эшләре башланган иде, һәм өч ел дәвам иткән реставрация эшләреннән соң, ул ишекләрен ачты. Әлеге тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнеханов Кыргызстан Президенты Садыйр Жапаров белән очрашты,Кар барсын һәм экология системаларын саклаубуенча глобальпрограммаидарәчекомитетыныңIXутырышындакатнашты. Бу хөкүмәтараальянсКар барсын саклау максатларында 11 елэлек төзелгәниде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын якынлашып килүче Корбан гаете белән котлап, мөрәҗәгать итте.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пензада Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнашты. Анда массакүләм спорт үсешен хокукый җайга салу, яшьләр өчен спорт инфраструктурасыннан файдалану мәсьәләләре каралды.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген –изге Корбан Гаете. Илебез мөселманнарын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.
Бүген иртәдән үк мәчетләрдә иртәнге намаз, изге Коръән аятьләре, бәйрәм вәгазьләре әйтелде, Гает намазы укылды. Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы яңартылган тарихи мәчетендә үткәрелгән чараларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген тагын бер бәйрәм билгеләп үтелә – Россиядә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулды.
Кичке чыгарылыш.
Бүген –изге Корбан Гаете. Илебез мөселманнарын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.
Бүген иртәдән үк мәчетләрдә иртәнге намаз, изге Коръән аятьләре, бәйрәм вәгазьләре әйтелде, Гает намазы укылды. Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы яңартылган тарихи мәчетендә үткәрелгән чараларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген тагын бер бәйрәм билгеләп үтелә – Россиядә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулды. Шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм тантаналы чаралар оештырылды.











