Иртәнге чыгарылыш
Россиядәһәркем файдалана алырлыкзаманча, лаеклы белемдәрәҗәсентәэмин итәргәкирәк. Бусоциальгаделлекнеңтөп, фундаментальшарты. Бухакта Россия Президенты Владимир Путин Казанда ачылган мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» өченче халыкара форумында катнашучыларга видео мөрәҗәгатендә белдерде.
Татарстан берничә ел дәвамында мәгариф һәм фән өлкәсендә лидер булып кала. Республикада уртак җитештерү, инновацияләр кертү өчен кирәкле инфраструктура булдырылды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» өченче халыкара форумын ачу тантанасында әйтте. Татарстан өченче ел инде шундый әһәмиятле чараны уздыра, бу төбәк өчен зур дәрәҗә.
Бүген Россия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Россия көне бәйрәм ителә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллады. Ул үз мөрәҗәгатендә Ватанның бөек тарихы һәм халкыбызның зур казанышлары белән горурлануын билгеләп үтте.
Россия көне белән котлап, Татарстан халкына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
Бүген Россия көне уңаеннан Татарстанда «Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ фестивале уза. Берничә минут элек Казан Кремленең Спас манарасы янында Халыклар дуслыгы парады башланды.
Кичке чыгарылыш.
Бүген Россия көне бәйрәм ителә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллады. Ул үз мөрәҗәгатендә Ватанның бөек тарихы һәм халкыбызның зур казанышлары белән горурлануын билгеләп үтте.
Россия көне белән котлап, Татарстан халкына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
Бүген Россия көне уңаеннан Татарстанда «Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ фестивале узды. Фестиваль кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.