Иртәнге чыгарылыш
Республикада терлек азыгы хәзерләү, сенаж салу дәвам итә. Тәтеш, Арча, Буа, Чүпрәле, Биектау, Мамадыш, Тукай, Алексеевский, Балтач, Кукмара районнары шактый күләмдә азык әзерләргә өлгерде инде.
Россия Герое, рус телендә әфган сугышына багышланган «В круге Кундузском» роман-трилогиясе авторы Ильяс Дәүдинең инглиз теленә тәрҗемә ителгән сценарие Халыкара конкурсның призына лаек булды.
Казанның Иске Татар бистәсендәге скверда танылган композитор, актриса һәм җырчы Сара Садыйковага һәйкәл кую күздә тотыла. Шул уңайдан Казан мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә уздырды, анда Татарстан һәм Габдулла Тукай урамнары киселешендә урнашкан скверны төзекләндерү проектын һәм булачак һәйкәл концепциясен эшләргә кушты.