Иртәнге чыгарылыш
Дәүләт торак фонды Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 2025 елда 3274 фатирлы 35 торак йорт төзергә планлаштыра.
Татарстанда яшәүчеләр бала тапканнан соң берьюлы берничә социаль түләү алырга мөмкин.
22 июнь көнне Алабугада тыл хезмәтчәннәренә багышланган сквер ачылачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең MAWARIDE Group of Companies компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Мөхәммәд Әхмәт Алаеид белән очрашты.
«Рубин» базасында Николай Сентябрев исемендәге манеж ачылды.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладылар.
Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөк төялгән 19 фура китте.