Иртәнге чыгарылыш
Казан илкүләм техник университеты — КАИ бинасы янында совет математигы һәм механигы Николай Четаевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чара XII Халыкара Четаев фәнни конференциясен ачу барышында узды. Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева фәнни укуларда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Республика хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Күпьеллык үләннәр 136 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 44 процентында беренче кат чабылган. 60 мең 124 тонна печән әзерләнгән, 714 мең 888 тонна сенаж салынган.
Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале дәвам итә. Бүгенге көнгә 19 спектакль күрсәтелгән. Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале һәм Халыкара Театр олимпиадасы 23 июньдә тәмамлана.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе 28 нче Петербург халыкара икътисади форумы эшендә катнаша. Анда Татарстанның инвестиция, сәнәгать мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Республика казанышлары стендын Татарстан Инвестиция үсеш агентлыгы оештырды.
Казан янындагы “Зәңгәр күлләр” табигый территориясендә нинди үзгәрешләр булган, күлләрдәге суның чисталыгы, әйләнә-тирә-мохит нинди хәлдә? Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Оксана Саргина территориядә ун проблеманың хәл ителүен әйтте.
Татарстанда җиде кыз Бердәм Дәүләт имтиханнарында ике фәннән – рус теле һәм химиядән 200 балл җыйган. Рус телен 31 чыгарылыш сыйныф укучысы йөз баллга тапшырган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе 28 нче Петербург халыкара икътисади форумы эшендә катнаша. Анда Татарстанның инвестиция, сәнәгать мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Республика казанышлары стендын Татарстан Инвестиция үсеш агентлыгы оештырды.
Татарстан Фәннәр Академиясендә «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: заманча тикшеренүләр контекстында Каюм Насыйри мирасы» дигән темага Халыкара фәнни форум узачак. Ул күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлана. Чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.