Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе 28 нче Петербург халыкара икътисади форумы эшендә катнаша. Анда Татарстанның инвестиция, сәнәгать мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Республика казанышлары стендын Татарстан Инвестиция үсеш агентлыгы оештырды.
Татарстан Фәннәр Академиясендә «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: заманча тикшеренүләр контекстында Каюм Насыйри мирасы» дигән темага Халыкара фәнни форум узачак. Ул күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлана. Чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.
Казан янындагы “Зәңгәр күлләр” табигый территориясендә нинди үзгәрешләр булган, күлләрдәге суның чисталыгы, әйләнә-тирә-мохит нинди хәлдә? Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Оксана Саргина территориядә ун проблеманың хәл ителүен әйтте.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Нокергулы Атагулыев белән очрашты. «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Петербург халыкара икътисади форумына килде. Моңа кадәр ул М-11 трассасы буйлап пилотсыз йөк машинасында йөрде.
Петербургта Халыкара икьтисадый форумдаРоссиянеңИнновация төбәкләреассоциациясеутырышыузды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары советы вәкиле, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисе Александр Брод белән очрашты. Алар Татарстан Рәисе сайлауларына хәзерлекнең барышы, сайлау кампаниясен оештыру, сайлауларда җәмәгать контролен тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Хөкүмәте белән Росморречфлот арасында республика елга портларында йөк төяү комплексларын үстерү буенча Хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Килешүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко кул куйдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Вконтакте” җәмгыяте генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Владимир Кириенко билгеләп үткәнчә, Татарстан цифрлы хәл ителешләрне үстерү өлкәсендә алдынгы төбәк. Ул Республика Рәисен Казанда узачак VK-фестка чакырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашуда предприятиеләрнең үзара багланышларны үстерүгә зур кызыксыну күрсәтүенә игътибар итте.
Татарстан Хөкүмәте белән Росморречфлот арасында республика елга портларында йөк төяү комплексларын үстерү буенча Хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Килешүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко кул куйдылар.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановһәм «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.УртакэшТатарстан халыкларының мәдәниятен һәм тәңгәллеген чагылдыра торган оригиналь аудиовизуаль контент булдыруга, аны үстерүгә юнәлдереләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Уртак эш Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм тәңгәллеген чагылдыра торган оригиналь аудиовизуаль контент булдыруга, аны үстерүгә юнәлдереләчәк.