Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте белән Росморречфлот арасында республика елга портларында йөк төяү комплексларын үстерү буенча Хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Килешүгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко кул куйдылар.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановһәм «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.УртакэшТатарстан халыкларының мәдәниятен һәм тәңгәллеген чагылдыра торган оригиналь аудиовизуаль контент булдыруга, аны үстерүгә юнәлдереләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Уртак эш Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм тәңгәллеген чагылдыра торган оригиналь аудиовизуаль контент булдыруга, аны үстерүгә юнәлдереләчәк.
Көндезге чыгарылыш.
Петербургта 28 Халыкара икьтисадый форум эшен дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты. Узган елгы Петербург халыкара икътисадый форумында килештерелгән Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турындагы беркетмәне гамәлгә ашыру буенча 2024-2026 елларга чаралар планы имзаланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда Индонезиянең Кракатаи Стеел (Krakatau Steel) компаниясе президенты Әкбәр Җоан белән очрашты. Әлеге компания металлургия өлкәсендә зур корпорация булып санала, аның составаында күп санлы субхолдинглар, уртак предприятиеләр бар.
«Медиалогия» компаниясе 2025 елның маенда Россия Федерациясе төбәкләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре медиарейтингын тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округының барлык закон чыгару органнары башлыклары арасында лидер булды.
Кичке чыгарылышлар.
Петербургта 28 Халыкара икьтисадый форум эшен дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тагын берничә рәсми очрашуда катнашты. Ул Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев белән киләсе елда «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумын оештыру һәм уздыру турында фикер алышты, шулай ук Татарстан территориясендә энергогенерацияне заманчалаштыру проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм » ЦТС» биржасы» АҖ генераль директоры Виталий Хәйрулин республика Хөкүмәте белән акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко белән очрашты. Шулай ук 2025-2027 елларга Татарстан белән Ленинград өлкәсе Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планына имза салынды.
Петербургта 28 Халыкара икьтисадый форум эшен дәвам итә. Пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Ул ил икьтисадының хәзерге торышын бәяләде, катлаулы шартларда икьтисад үсешенең төп юнәлешләрен, чил илләр белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен билгеләде.
Петербург Халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров карады. Кунакларга экскурсияне Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Стендта Татарстанның икътисадый һәм инновация проектлары күрсәтелгән.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановКазахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек, аерым алганда, цифрлаштыру өлкәсендә элемтәләр буенча фикер алыштылар.