Иртәнге чыгарылыш
Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 38 нче конференциясе узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, район һәм шәһәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, МХОдә катнашучылар катнашты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә — яшерен тавыш бирү юлы белән Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатны күрсәтү.
Искәртәбез, сайлаулар быелның 14 сентябрендә узачак.
Казандазаманча материаллар өчен катализаторлар җитештерү буенча СИБУР заводытөзеләбашлады.ТантанадаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов,Сибур компаниясе идарәсе җитәкчесе — генераль директоры Михаил Карисалов, башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия тимер юллары” АҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Кобзев белән очрашты.СергейКобзев Казанга «Россия тимер юллары» АҖ хатын-кызларына хезмәт, ял һәм социаль ярдәм шартларын камилләштерү буенча ел саен үткәрелә торган VI Форумда катнашу өчен килде.
Татарстандагы махсус хәрби операция ветераннары хезмәт базарында ихтыяҗ булган программалар буенча яңадан укый ала. Аларны эшкә алган эш бирүчеләр республика һәм федераль ярдәм чараларын алачак. Бу хакта республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Зәй районында сәнәгать-җитештерү тибындагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасын булдыру турындагы карарны имзалады. РоссияИкътисадый үсеш министрлыгы Татарстан Хөкүмәте һәм Зәй районы башкарма комитеты белән махсус икьтисадый зона төзү, аның белән идарә итү турындакилешүтөзиячәк.
Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 38 нче конференциясе узды. Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим итү өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәтте. Бу карар партиянең төбәк Советы Президиумы утырышында кабул ителде.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының яңа бинасында 31 нче «Алтын битлек» Россия илкүләм театр премиясен тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кичке чыгарылышлар
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышында кайбер икьтисадый проектларны тәкъдим иттеләр. Утырыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикадагы 3 меңгә якын яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алды. Бу хакта Республика Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды белдерде. Программа 2020 елның июлендә башланган иде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең XII Форумы эшендә катнашты. Форумның темасы «Беларусь һәм Россия яшьләре: Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» дигән темага багышланды.