Иртәнге чыгарылыш
Россиядә 1 июльдән социаль ярдәм чараларын алучылар өчен билгеләнгән социаль счетлар һәм социаль кертемнәр барлыкка киләчәк.
30 августта Казан ипподромында Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган ат спорты бәйрәме узачак.
Горький исемендәге паркта 2 июльдә «Тормыш агачы» агарту проектының беренче чарасы узачак.
Кичке чыгарылыш
Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлек оешмасына күзәтүче сыйфатында кушылуына 20 ел тулды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән эшлекле очрашу уздырды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Халыкара парламентаризм көне белән котлады.