Республика халкының көндәлек тормышын файдалы вакыйгаларга баету максатыннан күпсанлы проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Бүгенге тапшыруда җәй айларына планлаштырылган мәдәни, спорт, күңел ачу, сәламәтләндерү чаралары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Киләсе атнада билгеләп үтеләчәк Гаилә, мәхәббәт һәм тугьрылык көне уңаеннан Татарстанда оештырылачак чаралар белән дә таныштырырбыз.