Иртәнге чыгарылыш
“Казан-экспо” күргәзмәләр үзәгендә агросәнәгать комплексының традицион “Агроволга-2025” күргәзмәсе ачылды. Ул 400дән артык компанияне, 70тән артык эшлекле чараны берләштерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күргәзмә мәйданчыгында республика авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль тапшырды.
“Агроволга» күргәзмәсендә катнашучыларга Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут сәламләү сүзе юллады. «Агроволга» күргәзмәсендә республиканың кече торак пунктларында 70 база мобиль элемтә станциясен эшләтеп җибәрү тантанасы булды.
Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды үз эшен башлаганнан бирле, махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаиләләреннән 57 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән, шуларның 99% ы инде хәл ителгән. Бу мәгълүматлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы профильле комиссиясенең видео элемтә аша узган утырышында әйтелде.
Көндезге чыгарылыш
Казанда Россия Энергетика министры Сергей Цивилев рәислегендә «Энергопром-2026» Халыкара Энергетика форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанда Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм миграция законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны республика Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Соңгы биш елда Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30,7% ка арткан. Бу хакта «Агроволга-2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә узган дискуссиядә Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Казанда Россия Энергетика министры Сергей Цивилев рәислегендә «Энергопром-2026» Халыкара Энергетика форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы язгы сессиясенең соңгы утырышы 17 июльдә узачак. Парламент Президиумы утырышында көн тәртибендә 11 мәсьәлә тәкьдим ителде. Шуларның дүртесе — республика закон проектлары.
Казанда Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм миграция законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны республика Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышы 17 июльдә узачак.
Казан муниципаль лагерьларында җәй башыннан дистәдән артык җәйге смена үткәрелгән, аларда инде 3 меңнән артык бала ял иткән.
Быел бөек галим Каюм Насыйриның 200 еллыгы билгеләп үтелә.