Иртәнге чыгарылыш
Богородица монастыренең Казан соборында Казан Изге Ана иконасының могҗизалы образы пәйда булу хөрмәтенә тантаналы литургия узды. Аны Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы соборы янында православие динен тотучылар белән очрашты. «Бәйрәм белән сезне!»- дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга. Ул очрашуда якын арада Казан Богородица монастыре объектлары комплексы торгызылачагын белдерде.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Кукмара районы халкы Россия хәрбиләренә актив ярдәм күрсәтә. Алар алгы сызыкка азык-төлек, медикаментлар, кием-салым һәм төзелеш материаллары җибәрәләр. Хәзер чираттагы зур ярдәм партиясен озатырга әзерләнәләр. Бу юлы хәрбиләр ныгытмалар төзү өчен такта, кадак, генераторлар, пленка, москит челтәре алачак.
Көндезге чыгарылыш
РоссияПрезидентыВладимир ПутинТатарстан Республикасы вице-премьеры һәм төбәкнең Россия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Указнигезендә, Равил Кәлимулла улы Әхмәтшинга Югары дәүләт бүләге күпьеллык намуслы хезмәте һәм зур хезмәт казанышлары өчен бирелгән.
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казанга эш сәфәре вакытында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев белән очрашты. Рус Православие чиркәве җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте, аңа сәламәтлек теләде.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, Татарстан хуҗалыкларында 30 мең гектардан артык мәйданда 142 мең тоннага якын бөртек суктырылган. Һәр гектардан уртача 47,8 центнер ашлык җыела. Көзге бодай суктыруда Спас, Зәй, Сарман, Тәтеш, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары игенчеләре алда бара.
Кичке чыгарылышлар
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы вице-премьеры һәм төбәкнең Россия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.
Чаллыда җирле епархиянең Воскресенск кафедраль соборы нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Патриарх нигез ташын изгеләндерү йоласын үтәде.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгьлүматларына караганда, Татарстан хуҗалыкларында 30 мең гектардан артык мәйданда 142 мең тоннага якын бөртек суктырылган. Һәр гектардан уртача 47,8 центнер ашлык җыела. Көзге бодай суктыруда Спас, Зәй, Сарман, Тәтеш, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары игенчеләре алда бара.
Чаллыда җирле епархиянең Воскресенск кафедраль соборы нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Патриарх нигез ташын изгеләндерү йоласын үтәде.
Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Чаллыда «КамАЗ» АҖ Фәнни-техник үзәге полигонында булды. Патриархны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КамАЗ»ның генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар озатып йөрде. Патриарх Кирилл йөк машиналарының берсендә йөрде, «КамАЗ» йөк машинасының техник характеристикасын хәрәкәттә бәяләде. Ул шулай ук «КамАЗ» автомобильләре күргәзмәсен карады.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең районнарда сайлаучылар көннәре башланды. Мондый утырышларда бердәм тавыш бирү көненә әзерлек тикшерелә, сайлауларны оештыручылар һәм территорияләр арасында сөйләшүләр булачак. Беренче чара Тәтештә үтте.