Бүгенге тапшыруыбыз галәмнең үзе кебек үк иксез-чиксез Интернетка багышлана. Яшәебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән заманча мөмкинлекләр челтәре киләчәктә ничек үсәр? Бу үсеш кешелек дөньясы өчен нинди яңалыклар алып килер? Республикабызда мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге вәзгыять нинди? Тапшыруыбызда шушы сорауларга җавап эзләрбез.