Иртәнге чыгарылыш
Казан вертолет заводы җитештергән 10 Ми-8МТВ-1 вертолетын Россия төбәкләренә тапшыру тантанасы узды.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында арасында үткәрелгән Һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Казаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр.
Көндезге чыгарылыш
2030 елга Россиядә технологик үсешне алга этәрәчәк ике миллионнан да ким булмаган инженер белгеч әзерләнергә тиеш.
Татарстанда Казан аэропортыннан Чаллыга кадәр тимер юл төзиячәкләр.
«Восток» шәһәр яны лагеренда бөтен гаилә өчен беренче күчмә инклюзив смена башланды.
Казанның истәлекле архитектура һәйкәлләренең берсе булган Сөембикә манарасында махсус сульфатка каршы эшкәртү эшләре бара.
Кичке чыгарылышлар
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелгән «Абилимпикс» чемпионатына нәтиҗә ясалды.
Бүгенге көндә бөртекле культуралар 170 мең гектарга якын мәйданда суктырып алынган.
Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу җәйдә 8 758 яшүсмерне эшкә урнаштырган.
Татарстан Министрлар Кабинетында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелгән «Абилимпикс» чемпионатының нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатларны теркәү этабына беренчел нәтиҗәләр ясалды.
Бу сезонда Татарстанда яшәүче 2 429 285 кешегә гриппка каршы прививка ясау ниятләнә, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә.