Иртәнге чыгарылыш
Яңа уку елына Казанда 12 мәктәп ашханәсе яңартыла, төзелеп килүче уку йортында тагын бер мәктәп рестораны ачылачак.
Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу җәйдә 8 758 яшүсмерне эшкә урнаштырган.
Бу сезонда Татарстанда яшәүче 2 429 285 кешегә гриппка каршы прививка ясау ниятләнә, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә.
6 августта Горький исемендәге паркта «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының икенче чарасы узачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисе сайлауларында кулланылачак бюллетеньнәрнең санын раслады. Барлыгы 2 923 100 бюллетень әзерләү планлаштырыла.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, бүгенге көнгә 1 миллион 446 мең тоннан икмәк җыеп алынган.
Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә, 1 сентябрьгә һәм сайлауларга багышланган чараларда куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк.