1000 елдан артык тарихы булган Алабуга шәһәренең тарихи өлешен “Ачык һавадагы музей” дип болай гына атамыйлар. Андагы һәр корылма-тарих. Алабуганы күрергә бик ераклардан, чит илләрдән килгән туристларның саны бихисап. Алабуга сәнәгать шәһәре. Анда машина төзелеше, металл эшкәртү, химия эшләнмәләре җитештерү, төзелеш материаллары җитештерү кебек предприятиеләр бар. Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабуга муниципаль районында 86 меңнән артык кеше яши. Шуның 86 % шәһәрдә, калганы авылда. Халыкның 42,% ы-татарлар. «Татарлар: үз өемдә — үз көем» тапшыруының бүгенге чыгарылышы Алабуга төбәгендә яшәүче милләттәшләребезгә багышлана.











