Иртәнге чыгарылыш
ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Руслан Йосыповны һәм Хафиз Миргалимовны Татарстан Рәисе сайлауларында кандидатлар сыйфатында теркәү турында карар кабул ителде.
Роспотребнадзор балалар һәм мәктәп укучылары өчен товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия кайнар линиясе үткәрә.
Иртәгә Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены узачак.
Көндезге чыгарылыш
Бердәм тавыш бирү көнендә югары вазифаи затларны сайлаулар уза торган башка төбәкләрдә теркәлгән гражданнар өчен тикшерү изоляторлары базасында махсус участоклар ачыла.
Әфганстан һәм Татарстан проектлар әзерләүдә бергәләп эшләү турында меморандумнар төзеде.
Аксубай районы халкыннан махсус хәрби операция зонасына тормыш өчен кирәкле йөкнең яңа партиясен алып бардылар.
Кичке чыгарылышлар
Татарстанга Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим Искәндәр килде.
Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим Искәндәр белән очрашты.
Республикада Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде.
Бүгенге көнгә амбарларга 1 миллион 899 мең тоннага якын ашлык кайткан.











