Иртәнге чыгарылыш
Республика Рәисе сайлауларына 2 923 100 бюллетень әзерләү планлаштырыла.
Соңгы биш елда Республикада 48 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелгән.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча уңайлы 11 мәдәни объект барлыкка киләчәк.
Татарстан башкаласында «Минем Казаным» яңа цифрлы платформасы эшли башлады.
Кичке чыгарылыш
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның 41 процентында суктырылган. 2 млн 140 мең тонна ашлык җыеп алынган. Республика буенча уртача уңыш гектардан — 42,4 центнер.
Сарман районы Зур Нөркәй авыл җирлегендә хайваннарда котыру авыруы буенча карантин кертелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
12нче – 25нче августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгында 12 нче Болгар Халыкара археология мәктәбе эшләячәк. Укулар археология артефактларын реставрацияләүнең заманча технологияләренә багышлана.