Август аенда халкыбызның күренекле шәхесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көнендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде. Бу чара иҗат күгендә үз йолдызын кабызырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек бит.
Бүгенге тапшыруыбыз һаман шул йолдызлар тирәсендә булыр кебек. Алдагы минутларда кызлар-йолдызлар хакында сөйләшеп алырбыз. Төгәлрәк итеп әйтсәк, татар кызлары бәйгесе.Бу көннәрдә Казанда халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең ярымфиналы узды. 15 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бәйгенең финалистларын игълан иттеләр. Ярымфиналга чыккан 12 кыз хәзер 10 сентябрьдә Оренбургта булачак финал ярышына әзерләнә.