Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы механизаторлары, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, активы белән очрашты.
Бүген Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы ачыла. Бу — Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре арасында эшлекле һәм мәдәни алмашу мәйданчыгы.
19 – 21 августта Казанда «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр җыены үтәчәк. Аны ДОМ.РФ үсеш институты һәм «Шәһәр реновацияләре» Гомумроссия форумы ярдәме белән, Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештыра.
Татарстанда урманнарны яңарту эшләре дәвам итә. Нурлат урманчылыгында 89 мең гектардан артык мәйданда, Буа урманчылыгында – 18 мең 700 ггектарда, Лениногорскида – 52 мең 900 гектарда, Мамадыш урманчылыгында 46 мең 400 гектарда эшләр үткәрелә.
Кичке чыгарылыш
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бу көннәрдә Казанда уза торган» РЕБУС 2025: Цифрлаштыру. Инфраструктура” дигән Халыкара форумда катнашучыларны сәламләде. Форумга Россия төбәкләреннән, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, БРИКС илләреннән спикерлар һәм экспертлар җыелды.
“Казан Экспо” күргәзмә комплексы мәйданчыгында “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” Өченче халыкара форумы ачылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара икътисадый форумы үзен төрле юнәлешләр буенча уртак эшне көчәйтү өчен уникаль мәйданчык буларак күрсәтте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда Кытай компанияләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә белдерде.