Киләсе атнада дөнья буенча сибелеп яшәгән татарларны берләштерү максатыннан “Милләт Җыены” үткәреләчәк. Чарага Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән меңнән артык милләттәшебез чакырулы. Бүгенге тапшыруыбызда әлеге чараның программасы турында сөйләрбез.