“Офыклар” тапшыруының чираттагы чыгарылышы Татарстан дәүләт радиосында 50 ел эшләгән мәшһүр җырчы, Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның якты истәлегенә багышлана.
Мәгълүм булганча, “Җыен” нәшрияты хезмәттәшебез иҗатына һәм аның тормыш юлына багышлап ике телдә шәхесләребез сериясеннән фәнни-популяр җыентык чыгарды. Бу сишәмбедә җырчының туган ягы Чүпрәле районында шушы җыентыкны тәкъдир итүгә багышланган чаралар үткәрелде. Анда республикабызда танылган галимнәр, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, сәнгать осталары катнашты.
Рафаэль Зариф улы Ильясов Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туып үскән, авыл мәктәбендә, Казан консерваториясендә белем алган һәм ярты гасыр дәвамында татар музыкасын популярлаштыру өлкәсендә эшләгән. Аның туган авылындагы мәдәният сараена Рафаэль Ильясов исеме бирелде, истәлек тактасы куелды. Тапшыруда җырчының авылдашлары, төрле төбәкләрдән кайткан галимнәр, район җитәкчеләре катнаша.