Иртәнге чыгарылыш
Бүген – Белем көне. Шул уңайдан укучылар һәм укытучылар котлау сүзләрен кабул итә.
Бердәм тавыш бирү көнендә физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга сайлауда катнашу өчен шартлар тудырыла.
Роберт Миңннуллин исемендәге әдәби конкурска әсәрләр 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча уңайлы 11 мәдәни объект барлыкка киләчәк.
Кичке чыгарылыш
Белем көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетына югары Дәүләт бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасында катнашты. Татарстан Рәисенә Казан медицина университетының инновация проектларын тәкъдим иттеләр.
Белемкөнендә Лисичанск һәм Рубежное мәктәпләрендә яңадан кыңгырау чыңлады.Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Татарстанга шефлык иткән шәһәрләрдә яшәүчеләрне яңа уку елы башлану белән котлады.
Лаеш районының Сокура авылында 618 урынга исәпләнгән яңа уку корпусы ачылды.