Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Нефтехим” поликлиникасында булды. Анда “Сибур” компаниясенең медицина инфраструктурасын үстерү программасы буенча төзекләндерү тәмамланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетына югары Дәүләт бүләген — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасында катнашты. Татарстан Рәисенә Казан медицина университетының инновация проектларын тәкъдим иттеләр.
Белемкөнендә Лисичанск һәм Рубежное мәктәпләрендә яңадан кыңгырау чыңлады.Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Татарстанга шефлык иткән шәһәрләрдә яшәүчеләрне яңа уку елы башлану белән котлады.
Лаеш районының Сокура авылында 618 урынга исәпләнгән яңа уку корпусы ачылды.
Көндезге чыгарылыш
“СИБУР” компаниясе Түбән Камадагы «Корабельная роща» шифаханә-профилакториен яңартуга кереште. Булачак корпус урынында беренче субайны сугу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты, Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында булды.
Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында зур батырлык күрәткән хәрбиләрне «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язган.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан быел оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен укыту һәм мәшгульлек хезмәте эшен яхшырту өчен федераль бюджеттан 680 млн сумга якын субсидия алачак. Россия Федераөиясе Хөкүмәтенең төбәкләр арасында субсидияләрне бүлүгә үзгәрешләр кертү турындагы боерыгын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Татарстанда җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, объектларның әзерлеге 97% тан артып китә. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.
Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы 700 мең доза вакцина кайтарылган. Бу сезонда грипптан Татарстанда яшәүче 2 миллион 429 мең 285 кешегә прививка ясатырга ниятлиләр, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә.
Татарстан быел оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен укыту һәм мәшгульлек хезмәте эшен яхшырту өчен федераль бюджеттан 680 млн сумга якын субсидия алачак. Россия Федераөиясе Хөкүмәтенең төбәкләр арасында субсидияләрне бүлүгә үзгәрешләр кертү турындагы боерыгын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Татарстанда җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, объектларның әзерлеге 97% тан артып китә. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.
«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бу атнаның җомга көнендә, ягьни 5 сентябрьдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итүнең чираттагы Бердәм көне узачак. Төп игътибар юридик мәсьәләләргә биреләчәк.