Иртәнге чыгарылыш
Татарстан быел оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен укыту һәм мәшгульлек хезмәте эшен яхшырту өчен федераль бюджеттан 680 млн сумга якын субсидия алачак. Россия Федераөиясе Хөкүмәтенең төбәкләр арасында субсидияләрне бүлүгә үзгәрешләр кертү турындагы боерыгын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Татарстанда җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, объектларның әзерлеге 97% тан артып китә. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.
«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бу атнаның җомга көнендә, ягьни 5 сентябрьдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итүнең чираттагы Бердәм көне узачак. Төп игътибар юридик мәсьәләләргә биреләчәк.
Көндезге чыгарылыш
Казан дәүләт медицина университеты дәвалау факультетының беренче курс студентлары республика Дәүләт Советы эшчәнлеге белән танышты. Студентлар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин республика халкын милитаристик Японияне Җиңү көне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану белән котлады.
Россия һәм Кытай арасында визасыз режим кертү ике илнең дә икътисади хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә әзерлеген күрсәтүче күптән көтелгән алга китеш булды. Бу хакта Татарстан инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
Кичке чыгарылышлар
ВладивостоктаX Көнчыгыш икътисадый форумы ачылды.АныңэшендәТатарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге республика делегациясе катнаша.Делегациясоставына төбәкнең икътисад үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралары вәкилләре керде.
Казандагы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан Рәисе сайлауларында һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен, республика районнарына сайлау бюллетеньнәрен җибәрү башланды.
Казан метросы станцияләре янында гриппка каршы вакцина ясау пунктлары эшли башлады. «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты», «Имәнлек» станцияләре янында күчмә пунктлар ачылды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиста республика сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән җитештерүдә робот техникасын гамәлгә кертү буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Башта ул Иннополис Университетының сәнәгать робот техникасын үстерү үзәге җитештерү мәйданчыгында робот техникасы, җитештерүне автоматлаштыру системалары белән танышты.