Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 50 яңа пассажир автобусын тапшыру тантанасында катнашты. Быел шәһәрнең җәмәгать транспортын 80 яңа НефАЗ автобуслары тулыландырачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында игеннәрне урып-җыюда эшләүче механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты. Ул Минзәлә районында «Камский Бекон» җәмгыятенең сөтчелек комплексында да булды.
Республика Премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Көнчыгыш икътисадый форумында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Раис Владивосток шәһәрендә Көнчыгыш икьтисад форумының пленар утырышында катнаша. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Ул илнең хәзерге икьтисади хәленә бәя бирде, икьтисадның киләчәк үсеш юнәлешләрен билгеләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин һәм Республика Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров җитәкчелегендәге делегация Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә булды. Аларны республика Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин озатып йөрде.
“Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 38нче конференциясе 19 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты бинасында узачак. Партиянең төбәк Президиумы әгъзалары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатура буенча тәкъдим керттеләр, 14 сентябрьдә булачак Татарстан Рәисе сайлауларында партиядән күзәтүчеләрне билгеләделәр.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икьтисадый форумының пленар утырышында катнашты. Форум мәйданында Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашу уздырды.
«Туполев» концерны филиалы булган Горбунов исемендәге Казан авиация заводы коммерцияле авиакомпанияләрнең Ту-214 пассажир самолетына ихтыяҗын 2027 елдан гына канәгатьләндерә башлаячак. Бу хакта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Көнчыгыш икътисади форумында әйтте.