Иртәнге чыгарылыш
Республикада Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша — гамәлдәге җитәкче һәм төрле партия вәкилләре. Аларның кем һәм сайлауларга нинди тәҗрибә белән килүләрен карап китик.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең яшьләр өчен иң җәлеп итүчән субъектлары бишлегенә керде.
Татарстанда 13 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлый.
Казандагы сөт ризыклары өләшүнең дүрт пунктына капиталь ремонт ясалган.
Кичке чыгарылыш.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Халыклар дуслыгы йорты бинасына 100 млн сумлык капиталь ремонт ясалган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау буенча түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Мобиль сайлаучы» сервисыннан Татарстанда яшәүче 23 меңнән артык кеше файдаланган.БухактаТатарстан Үзәк сайлау комиссиясерәисеАндрейКондратьев әйтте. Республикадабердәм тавыш бирү көне киләсе якшәмбедә, 14 сентябрьдә узачак.
Махсус хәрби операция ветераннары өчен республикада «Батырлар. Татарстан Геройлары» дигән мәгариф проекты башланды. Ул ветераннарга квалификацияле диплом, шулай ук дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт секторының башка оешмаларында эшләү өчен кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә.