Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү өчен, махсус хәрби операция зонасында биш территория сайлау участогы ачыла. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
“Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы ярдәмендә Татарстанның төрле районнарында бик күп социаль объектлар барлыкка килә. Лаеш районында ике елда балалар өчен генә дә шундый 11 учреждение: балалар бакчалары, мәктәпләр, күп функцияле үзәкләр төзелгән. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең Лаеш районында узган күчмә утырышында Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белдерде.
Казанда 21 нче «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале тәмамланды. 5 көн дәвамында шәһәр халкы төрле илләрнең мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен чагылдырган фильмнары карый алды.
Көндезге чыгарылыш
Киләсе елда Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге эшли башлаячак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны Россиядә иң яхшысы итеп җиһазларга, үзәкне тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итәргә кушты.
Лаеш районыннан ун бала тәрбияләүче Гобәйдуллиннар гаиләсенә зур автомобиль бүләк иттеләр. Быел республикада ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче алты гаиләгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча шундый автомобильләр бирелде.
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстан сайлау участокларында электр белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары булачак. Республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә электр белән тәэмин итүнең иминлеген тәэмин итү буенча узган штаб утырышында шул хакта әйтелде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен игълан иткән яңа торак программасы 1 октябрьдән гамәлгә керә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сөйләде.
Киләсе елда Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге эшли башлаячак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны Россиядә иң яхшысы итеп җиһазларга, үзәкне тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итәргә кушты.
Татарстан игенчеләре чираттагы зур хезмәт уңышына иреште: 4 миллион 45 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Бөртекле культуралар барлык мәйданның 84 процентында суктырылган. Уртача уңыш- һәр гектардан 39 центнер.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен игълан иткән яңа торак программасы 1 октябрьдән гамәлгә керә. Бу хакта Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сөйләде.
Татарстан парламентында махсус хәрби операциядә катнашучыларның «Батырлар.Татарстан Геройлары» программасы тыңлаучылары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы буенча гамәлгә куелган укуларда махсус операциянең 45 ветераны катнаша.
Татарстан игенчеләре чираттагы зур хезмәт уңышына иреште: 4 миллион 45 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Бөртекле культуралар барлык мәйданның 84 процентында суктырылган.










