Бөтен тормышыбыз мәгълүмати технологияләр, интернет челтәре белән бәйле булганга, тапшыруларыбызның тагын берсен виртуаль иминлеккә багышларга булдык. Сүз адәм баласы идарә итә алырлык техник һәм технологик мөмкинлекләр турында бара, югыйсә. Ләкин намуссыз кешеләр кулына эләккән технологияләр җәмгыятебезнең матди хәленә, физик һәм рухи сәламәтлегенә зур зыян сала ала. Бүген технологик казанышлар алып килгән куркынычларга каршы тору турында сөйләшербез.
 
			








