Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстанда Республика Рәисен сайлау алдыннан, 12 сентябрьдән 13 сентябрьгә каршы төндә тынлык көне башлана. Шулай итеп, 13 сентябрьдә – тынлык көнендә сайлаучыларга, бернинди йогынтыдан башка, кем өчен тавыш бирәчәкләрен хәл итү мөмкинлеге бирелә. Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә уза.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын хәзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.
Көндезге чыгарылыш
КиләсеатнадаТатарстанбашкаласындаалтынчы Диджатал ВеекХалыкарафорумы ачыла. ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановүзенең телеграм-каналында әлеге форумда 60 илдән 20 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелүе турында язган.
14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирле муниципалитетларга депутатлар сайлау участоклары иртәнге сәгать җидедә ачыла, кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Бу көнне Татарстан Рәисен сайлаудан тыш, республикада 7 мең 500 дән артык муниципаль депутат һәм 18нче санлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Татарстанда киләсе ел башыннан кайбер социаль түләүләр индексацияләнә. Республика Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.