Иртәнге чыгарылыш
14 сентябрьдә илебездә сайлаулар узды. Бүгенге тапшыруда журналистлар Ания Гыйбадуллина, Йолдыз Крепостина әзерләгән язмалар яңгырый. Иң актуаль темаларга Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова ( татар һәм рус телләрендә), Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А. Кондратьев чыгышлары бирелә.
Бу атнада, 17-19 сентябрьдә, Республикада Kazan Digital Week узачак.
Ел башыннан Татарстанда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 16 социаль ипотека йорты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.
1 октябрьдән Россиядә кече һәм урта бизнес өлкәсендәге эшмәкәрләргә, шулай ук үзмәшгульләргә кредитлар бирү буенча алты айга кадәр кичектерү мөмкинлеге бирә торган закон үз көченә керә.
Кичке чыгарылыш
Татарстанда социаль объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының күп өлеше үтәлгән.
Татарстанда сайлау бюллетеньнәренең 100% эшкәртелгән. Татарстан Республикасы Рәисе өчен тавыш бирүдә 2 230 248 сайлаучы, ягъни төбәк сайлаучыларының гомуми саныннан 75,85% катнашкан.
Аграрийлар 4 миллион 267 мең тонна уңыш җыеп алды.










